Капкачы Гарипов «Ак барс»та күнегүләр уздыра

Салават Юлаев”ка каршы буласы уен алдыннан “Ак барс“ уздырган күнегүләрдә капкачы Җәмил Гарипов та катнашкан. Җәмил – Казан команасы белән Гагарин Кубогы отып, хәзерге вакытта “Авангард”та чыгыш ясаучы Эмильнең бертуган энесе.

17 яшьлек Җәмил Гарипов узган сезонда үсмерләр хоккей лигасында “Ак Барс U18” командасы өчен чыгыш ясады. Хәзерге вакытта “Ирбис” капкачысы булып санала.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре