Лампочкаларны төш алдыннан азрак сүндереп торсаң, инде төш үтүгә, тагын эңгер-меңгер башлана. Ә көннәр һаман да кыскара.
Дөрес, башта әле яңгыры бик кирәк, алайса, үткән ел көз коры килде, кышка җирләр коры керде, кар аз яуды, язы коры булды, җәен дә яуганда яуды, яумаганда юк – туфракның «мае» суырылып беткән иде, дип сөендек. Күпме яуса да артык буласы түгел, янәсе. Тик күпкә киткәч, май да ботканы боза. Яңгырлары, баш түбәсенә «утырып» торган авыр болытлары, берни күренмәслек озын төннәре... Кыскасы, кара көз дигәнең быел айдан артыкка китте. Октябрьдәге төссез көннәрне дә кушсаң, ай ярымдыр инде.
Менә шушы чакта их, тизрәк кар яуса иде инде дими, ни дисең. Иртән торгач та күзләр иң элек тәрәзәгә карый: кар яумаганмы?
– Быел кар явар микән? Кайчан явар инде?! – Ике кеше очрашканда бүген сөйләшер өчен тема эзләп ятасы юк. Әзер! «Интернетны карамаган идеңме, кар ява дип язмаганнармы?», «Телевизордан һава торышын тыңладыңмы, нәрсә диләр?» ише сораулар бик популяр хәзер. Хәер, һава торышы – ел әйләнәсе сөйләшү өчен беренче номерлы темадыр инде ул. «У природы нет плохой погоды» дигәннәре җырда гына шул, ә тормышта, әллә баш-аягыбыз белән табигатькә, аның шартларына бәйле булганга, әллә зарланмый тора алмаганга, без аның уңай якларына караганда тискәресен күбрәк күрәбез кебек.
Бу һава торышы авыл тормышына үз төзәтмәләрен кертте. Башка елларда бу вакытта инде сугым чоры башлана иде. Дөрес, ул хәзер авылларда ел әйләнәсе бара. Эре малны берничәне тоткан кешеләр аны төрле вакытта урнаштыра. Әмма төп сугым – үзеңә дигәне шушы вакытта эшкәртелә. Ул инде еллар буе шулай: гадәткә, традициягә әйләнгән. Хәзер сугымчылар дефицит, шуңа күрә алдан языласы. Ноябрь азагында инде суыта, кар ятачак дигән фаразларга ышанып (әмма хәзер инде алар декабрьнең икенче декадасы башланмыйча кар көтмәскә куша), декабрь башында да карлы, ун градус тирәсе салкыннар була – сугым өчен һава торышы бик тә шәп булыр, дип өметләнеп, күпләр сугымчыларга бер ай алдан язылган иде. Хәзер инде коеп яуган яңгырда эшләп булмас дип, кире уйлаучылар да бар. Шул ук вакытта көтүдән мәгънә юк, кемдер декабрь азагына, кемдер гыйнвар уртасына кадәр шушындый һава торышы була икән дип, тәвәккәлли дә. Җәй уртасында да эшли идек бит әле, ди андыйлар.
Шунысы кызык: тирәбездә бу һава торышына сөенүчеләр дә бар. Кемдер кар яумый дип зарланганда, ялгыз әбиләр кар көрисе юклыкка шөкер итә. Төзелештәгеләр дә, ел азагына кадәр өлгертәсе эшләр бар, туңдырса, әйбәт инде, шушылай тагын бер ай торса да була, ди. Кырда эше бетмәгәннәр дә бар. Кайда көнбагыш басулары кара көеп, моңсуланып утыра, кайда орлыкка дигән кукурузлар чират көтә. Туңга сөреләсе җирләрне әйтәсе дә юк. Яңгырлар туктап, җирләр чиратып алса, алар өчен дә бик кулай буласы.
Арабызда эш буенча түгел, болай гына да салкын кышларны яратмаучылар очрый. Алар өчен дә мондый җылы көннәр шатлыкка гына. Кыскасы, ничә кеше бар – шуның кадәр таләп һәм фикерләр. Аларны тыңлыйсың да, ярый әле, һава торышын адәм баласы көйли алмый, юкса берәү – мәгърибкә, берәү мәшрикъкә боргалап, берәү – кояш, берәү кар сорап тинтерәтер иде, дисең.
Ә болай әле, иртәгәге көнгә ышанып, ничәмә кат алдансак та, интернеттан һава торышы турындагы фаразларны карап, өметләнеп көтәбез. Тагын туры килмәде, тагын алмаштырып куйганнар, кичә генә салкынайта, кар ява дигәннәр иде, бүген яңгырга әйләндергәннәр, дип тиргәсәк тә, шуларны карыйбыз. Инде халык сынамышлары, ничә еллар алып барылган көндәлекләр дә чынбарлыкка туры килми башлагач, халык фаразчылары да аптырап, кул селтәде, ахрысы. Игътибар иткән бар: еш кына әлеге фаразларның киресе була шул. Алдан кычкырган күкеләрне бер үк язмыш көтә.
Шунысы хак: һәр нәрсә үз вакытында кирәк һәм һәр нәрсә көткән чакта кадерле. Кайчандыр тамчысына сөенердәй булып көткән яңгырларның да вакыты чыкты. Бүген күктән кар бөртеге көтәбез. Җирләр туңдырып, ак кар белән капланса, нигәдер күңелләргә дә аклык иңәр, рәхәт булыр кебек тоела. Тик шунысы да бар: ике көн рәттән кар яуса (әле буранлап та алса) тагын кар ява инде, диячәкбез. Анысы да хак.
Беренче карлар күренгәнгә дә инде фәләнчә көннәр үтте. Кырык көннән кар ятачак, дигән сынамышлар да үтәлми башлады. Табигатьнең – үз сынавы һәм үз планы шул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез