Ничектер шулай килеп чыкты: мәктәп елларыннан ук, журналист була калсам, «Татарстан яшьләре»ннән аерылмам кебек тоелса да, ул редакциядә бер ел гына эшләргә туры килде. Әмма шушы вакыт эчендә мин гомерлек сабак алдым, «Ничек эшләргә?» дигән бихисап сорауларга җавап таптым. Бу газетаның шул чактагы мөхәррире Исмәгыйль абый Шәрәфиевкә бәйле иде.
Сабак
Газетаның беренче битендәге хәбәрләрне без чиратлашып әзерләдек. Кайбер темаларны мөхәррир үзе дә тәкъдим итә иде. Бервакыт шулай Исмәгыйль абый миңа да русча газетада басылган бер яңалык кертеп бирде. Эчтәлеге бик исемдә калмаган. Ниндидер моңарчы ишетелмәгән технологияләр турында иде ул. Бәлки вакыт ягы кысан булгандыр, берәр җир авыртып, кәефнең юк чагы да булгалый бит инде – русчадан татарчага тиз генә калька тәрҗемә ясап куйганмын. Бервакыт мөхәррир бүлмәсенә чакыра. Үзе бик тыныч сөйләшә. «Син бу «кара чемодан»ның нәрсә икәнлеген аңладыңмы соң? Миңа да аңлатып күрсәт әле», – ди бу. Текстта, чыннан да, ниндидер «кара чемодан» турында сүз бара иде. Ишетелер-ишетелмәс кенә: «Тәрҗемә иттем мин аны, Исмәгыйль абый, русчасында шулай язылган», – дип мыгырданган булдым. «Беләм, син аны почти дөрес тәрҗемә иткәнсең. Әмма укучы гомердә дә төшенмәслек итеп», – дигән җавап ишетәм. Җир тишегенә кереп китәрлек булып басып торам шулай. Ичмасам, әрләсен иде, оялтсын иде ул. Юк инде, итагатьле итеп кенә «чыбыркылый». Ни әйтергә белми басып торганда, мондый ялгышлар җибәрмәскә дип, үзеңнән-үзең ант итәсең. Исмәгыйль абыйны татар телен бозу, калька тәрҗемә искиткеч дәрәҗәдә борчый иде.
Шушы «кара чемодан» кыйссасы әле дә озата килә мине. Хаталардан беркем дә хали түгел анысы. Әмма кайвакытта журналистның бик эчкә кермичә генә нәрсәдер оештырып язып куйганлыгы әллә кайдан сизелә, бигрәк тә тәрҗемә итәргә туры килгәндә. Соңрак мондый хәлләр белән үземә дә еш очрашырга туры килде. Остазымны искә төшерә-төшерә, бигрәк тә яшь журналистларга аңлатырга тырышкан булдым. Әмма сүзләрем Исмәгыйль абыйныкы кебек үтемле булмагандыр, дип уйлыйм. Йөрәктә калырлык итеп ул гына әйтә белгәндер кебек тоела.
Бервакыт шулай бер танышым үзләренең коллыкка төшкән һәм аннан качып кайткан туганнары турында сөйләп ташлады. Ни дәрәҗәдә дөрес булгандыр, белмим. Әмма ул чагында андый хәлләр турында еш сөйлиләр иде. Журналист өчен менә дигән тема, дигән фикергә килдем. Коллыкта булган кеше еракка, туганнарына китеп барган иде. Шуңа күрә очрашып булмады, танышым сөйләгәннәрне чәчми-түкми язма әзерләдем. Баш мөхәррир язмамны тотып, бүлмәмә керде. Сорашты. Аннан акрын гына болай диде: «Әгәр бу язманы газетада чыгарсак, безгә шул көнне үк полиция хезмәткәрләре килеп төшәчәк. Сине дә, мине дә алып китәчәкләр. Судтан башыбыз чыкмас. Синең, мөгаен, андый хәлгә юлыкканың юктыр. Әле эшлиселәрең алда. Документларга нигезләнмәгән вакыйгалар белән бик сак кыланырга кирәк. Бу бит – җинаять эше. Полиция хезмәткәрләре аны ачыкларга тырышачак. Коллыкта булган кеше табылган очракта да, дөресен әйтмәскә, элекке тормышында казынып тормаска мөмкин. Димәк, кем гаепле булып кала инде?» Шуннан бирле мин үзем язганда да, башка журналистларның язмаларын тикшергәндә дә нәкъ шул күзлектән карарга өйрәндем. «Татарстан яшьләре» газетасында, чыннан да, суд юлларында йөргәннәрен ишеткәнем булмады.
Игелек
Исмәгыйль абый коллективта эшләгән һәр кешенең иң якын дусты, ярдәмчесе булды. Коллективтагы дуслыкны сакларга тырышты. Гаиләдә ни хәлләр, нәрсә җитми, кәеф нигә юк – бер генә әйбер дә аның күз уңыннан төшеп калмады.
– Бервакыт шулай командировкага барган идек, – дип сөйләгәне бар иде аның. – Төн уртасында гына кайтырга туры килде. Флюра Низамова да безнең белән. Әллә кайда, Авиатөзелеш районында тулай торакта яшәп ятканын шунда гына белдем. Режим белән эшлиләр икән. Сәгать 10да ишекне бикләп куйганнар, чыгып-кереп йөрергә ярамый. Вахтерны уятып, документлар күрсәтеп, Флюраны көч-хәл белән кертеп җибәрдек. Бер сәгать тирәсе азапланганбыздыр. Шуннан уйланып кайтам: инде югары белем алып, республика газетасында эшләгән кешенең тулай торактагы ятагына теләсә кайсы вакыт кереп ятарга хокукы булмасын инде, ә! Их, ничек булса да фатирлы итәсе иде бу кызны, дигән теләк шул вакыйгадан соң кереп оялаган иде күңелгә. Аллага шөкер, күңелдә үкенеч калмады.
«Татарстан яшьләре» коллективында эшләгән 20 ләп кешене фатирлы итте ул. Җитәкчеләр янына йөреп, соранып түгел, ә бәлки редакция эшләп тапкан акчага. Бу яхшылыгына беренче чиратта балаларча үзе сөенде.
Чын татарча
Исмәгыйль абыйның иң төп таләбе һәм гел кабатлый торган сүзе бар иде: «Мәкаләгез бармактан суырып язылган булмасын!» Берәр җирдән чәлдергәнне шундук сизә иде ул. Бервакыт шулай практикантыбыз бер кызның язмышы турында язып килгән. Укып карадык. Кызык кебек тә үзе. Тик нәрсәдер җитми. Исмәгыйль абый керде дә, турыдан-туры сорау бирде. «Сеңлем, моны нинди журналдан тәрҗемә иттең? Татар кызы түгел бит бу. Исемен генә үзгәрткәнсең», – диде. Шуннан гына башка барып җитте: татарлык җитмәгән икән язмада.
Исмәгыйль абый газета сүзе белән кемне дә булса рәнҗетүдән бик сакланды. Бездән дә шуны таләп итте. «Сүзегез кешене бәреп үтерерлек булмасын», – ди әйтеп килде. Ул, туң йөрәкле кеше журналистикада эшли алмый, дигән фикердә иде. Димәк, язарга алынгансың икән, син героең белән берара «яшәп алырга» тиешсең дигән сүз иде бу.
Ул газетадагы барлык вак-төякне үз йөрәге аша үткәрде. «Баканың да койрыгы бар» кебек беренче карашка аңлап та булмый торган рубрикалар, баш исемнәр, бетмәс-төкәнмәс бәйгеләр... Шулай да аның өчен иң мөһиме газетада татар рухын саклап калу иде. Газетаның тиражы 270 мең данәгә җиткәндә дә, авыр елларда түбәтәй белән акча җыйганда да баш мөхәррирнең принцибы үзгәрмәде.
2017 елда аның кинәт кенә якты дөньяны ташлап китүе барыбызны да тетрәндерде. Эштән китүе дә яшен тизлегедәй булды.
– Соңгы стадия икәнлеген беренче тапкыр ишетеп кайткач, дәшми-тынмый гына җыенды да: «Мин бүтән килеп тормам инде», – дип, күзләребезгә күтәрелеп карамыйча гына саубуллашты», – дип сөйләгәннәр иде редакция хезмәткәрләре. Әмма хәләл җефете Роза ханым әйтүенчә, өенә кайткач, ул бер минут та тик тормаган. Хәле барынча, язган-сызган, шалтыраткан һәм, аңа гына хас булганча, тыныч кына китеп барган... Хәер, ничек икәнлеген үзе, якыннары гына белгәндер инде.
Хәтер йомгакларын сүткәндә йөрәккә уелган уйлар, язылган сүзләр Исмәгыйль абый рухына дога булып ирешсен иде, дигән теләктә калабыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез