Кара елан үзен телефонга төшергән вакытта бер малайны чаккан

Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалей шәһәрендә телефонга төшерергә теләгән баланы елан тешләгән, малайга медицина ярдәме кирәк булган, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе матбугат хезмәте.

Юлда яткан еланны күреп алган малай телефонга төшерә башлый, ә сөйрәлүче исә аңа җавап итеп, бармагын тешләп алган. Балага ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәннәр.

Май ахыры  һәм июнь башы еланнарның аеруча актив чоры, алар ачык урыннарга җылынырга чыгалар. Шунлыктан сак һәм игътибарлы булу кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре