Шуңа күрә хәтәр билгеләр пәйда булган очракта, “узар әле”гә ышанып, кул кушырып утырырга ярамый. “Үзеңне кинәт начар хис итә башлау, хәлсезлек, баш әйләнү, аңны югалту дәрәҗәсенә җитү кичекмәстән “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәклеген аңлата. “Узар әле” дип көтмәгез. Ярдәм чакыртудан курыкмагыз, юкса гомерегезгә хәтәр белән янау куркынычыннан котылып калу мөмкинлеген кулдан ычкындырырга мөмкинсез”. – дип кисәткән табиб. Глезер шулай ук үзбелдеклеләнеп дәваланмаска: дарулар булышмаса, мөстәкыйль рәвештә дозасын арттырмаска киңәш иткән. Эсседә хәтта үлем белән янарга мөмкин бу, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез