Газетага язылу

Кардиолог: «Хатын-кызлар югары кан басымыннан дарусыз да котыла ала»

Югары кан басымын дарусыз гына да төшерергә мөмкин. Профессор, табиб-кардиолог Филипп Копылов “KP.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, тонометр күрсәткечләренә түгел, бәлки кешенең гомуми халәтенә карау мөһим. Әйтик, хатын-кызның йөрәге сау, шикәр чиреннән яки симерүдән интекми, ә кан басымы күпкә күтәрелмәгән икән, шундук даруга үрелергә кирәкми.

Табиб кан басымын көйләү өчен ябыгырга, күбрәк хәрәкәтләнергә, тәмәкедән баш тартырга һәм ашау-эчүдә тозны киметергә киңәш иткән. Табиб аңлатып үткәнчә, мондый үзгәрешләр 3-6 ай эчендә үк кан басымын бернинди дарусыз көйләргә мөмкин. Әмма яхшы якка үзгәреш сизелмәсә, дарусыз гына булмаячак, дигән ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре