Кариев сәхнәсендә – Роберт Миңнуллин тормышы буйлап сәяхәт

Кариев театрында Роберт Миңнуллинга багышланган тәүге татар спектакленең премьерасы узды. «Гомер моңы» – Кариев театрындагы шәхесләргә бәйле спектакльләренең берсе. «Спектакль – Роберт абыйның исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым», - диде пәрдә ачылыр алдыннан театр директоры Ильнур Гайниев.

Кариев сәхнәсендә – Роберт Миңнуллин тормышы буйлап сәяхәт
Автор фотолары

Спектакь кую идеясы «Бәхетле тарих» Хәйрия фонды белән берлектә туа. «Гомер моңы» Роберт Миңнуллинның балачак хатирәләре җыелган китапчыктан барлыкка килгән. «Аның балаларга мәхәббәте һәм зирәклеге күп кенә яшь язучыларга үзләренә ышанырга һәм сәләтләрен үстерегә ярдәм итте», – диде Хәйрия фонды директоры Елена Исламова.
Спектакльдә якынча 45 шигырь кулланылган, аларның барысын да сценарист Булат Минкин сайлаган. Биредә шагыйрьнең иҗат юлын гына түгел, аның эчке кичерешләрен һәм тормышындагы төп чорларын күзәтергә була. Ул чорлар бер-бер артлы янып баручы сәхнәнең өске өлешендә урнашкан 12 шар белән «беркетелеп» бара. Авторлар фикеренчә, утлы шарлар – шагыйрь тормышының 12 бүлеге. (Бу урында мин «Головоломка» мультфильмын искә төшердем)

Вакыйгаларны ике яссылыкта карага була. Беренчесе – Сөн баласының (Рамил Вафин) Роберт Миңнуллин булып үз тарихын сөйләве, ул рухи якны күбрәк күрсәтә кебек. Икенчесе – тормышта булган хәлләрне хәрәкәтләр һәм вакыйгалар аша җиткерү. Актерлар берничә роль башкара. Шагыйрьнең тынгысыз тормышы якын тирәдәге кешеләр шау-шуы белән дә ассызыклана. Ләкин нәкъ менә алар Робертның шәхес булып үсүенә йогынты ясый да.

Шагыйрьне чынбарлык яссылыгында күрсәткән Роберт ролен башкарган Айрат Шамс фикеренчә, шагыйрьнең тормышы – сәяхәт. «Кечкенәдән аның шигырьләрен укып үстем, ә үсә төшкәч, балалар өчен язылган әсәрләрендә дә тирән мәгънә бар икәнен аңладым, – ди ул. –  Үзем дә шигырьләр язганга шагыйрь образын уйнау минем өчен –икеләтә бәхет. Тик шунсы бар: үз шыгыреңне башкарганда барлык нечкәлекләрен белеп сөйлисең, ә башка кешенекен сөйләү бу яктан авыррак»
Роберт Миңнуллинның якташы, спектакльдә шагыйрьнең әнисен уйнаучы Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина Сәхипҗамал Волжская ролен башкарган елны шагыйрьдән үзенә багышлап язылган шигырь ала. Ана белән бала мөнәсәбәтен күрсәткән сәхнәләр хисләр күптөрлелеге белән аерылып тора. «Мин аның әнисе ролен уйнамадым, ә шул рольдә яшәдем», – ди Халидә Сөнгатуллина. 

Инде шәхес булып җитешкән шагыйрьнең үз эчендәге баланы онытмыйча, кат-кат аңа кайтуы – һәм кабат бер урында – киртә белән алынган агач (күрәсең, яңа гына утыртылган – моны иҗат кешесенең күңел халәтен тасвирлау дип кабул иттем) янындагы эскәмиядә очрашуы, аның белән уйнавы күпләрне үз күңелләрендә утыручы «бала»га игътибар бирергә өндәгәндер. Сәхнәдә Роберт Миңнуллинның балачагын һәм күңел баласын башкарган яшь артист Баязед Кәримов «Рольне башкарганда әзрәк дулкынландым», – ди.

Спектакль ахырында тамашачыга берникадәр көтелмәгән эмоциональ «бүләк» тә бар. Ни икәнен белергә теләүчеләр һичшиксез барып күрергә тиешләр.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре