Кариев театры уен форматындагы спектакль чыгара

Кариев театрында кабаттан премьера. «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» – иң кечкенәләр өчен уен форматындагы спектакль. Режиссеры – Лилия Әхмәтҗанова.

Театр үзе әлеге спектакльне “Гаилә белән карый торган җылы премьерабыз” дип атый. Яшь чикләве – 2+

Әлифбадагы хәрефләр, без татарча көннән-көн азрак сөйләшкәнгә үпкәләп, качып киткәннәр икән… Спектакльдә актерлар, балалар һәм аларның әти-әниләре, шуларны табып алып, кире үз урыннарына кайтарачак. Бу хикмәтле хәрефләр дөньясын беренче булып күрергә теләүчеләрне 22 февральдә – спектакльнең премьерасында көтәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре