Карлсон Путинга биргән сорауларны алдан килештермәгән

Америка журналисты Такер Карлсон Россия Президенты Владимир Путин белән интервью өчен әзерләгән сорауларны алдан килештермәгән. Бу хакта Илбашының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткән.

– Юк, без беркайчан да сорауларны алдан җыймыйбыз, – дип белдергән Кремль вәкиле.

Дмитрий Песковтан интервьюдан соң Владимир Путинның хис-кичерешләре турында да сораганнар. Аның әйтүенчә, дәүләт башлыгы өчен иң мөһиме ул – илдә яшәүчеләрнең бу интервьюга карата мөнәсәбәте.

– Мөмкин кадәр күбрәк кешедә әлеге интервью белән танышып чыгу теләге уяну – ул иң мөһиме, иң кыйммәтлесе һәм иң әһәмиятлесе, – дигән Дмитрий Песков. – Чит илләрнең дә кызыксынуы мөһим, әлбәттә. Чөнки нәкъ менә әлеге интервьюда Владимир Путин үзенең дөньяга карашын, сәясәтнең, иминлекнең, икътисадның бүгенге торшына бәйле күзаллавын, аның киләчәген, ахыр чиктә, үзенең тарихи күзаллавын җиткерә бит.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Президенты Владимир Путин

Көн хәбәре