“Карлыкканчы җырлыйбыз”: Гөлназ Асаева татар артистлары хезмәтен хөрмәт итмәүләренә ачуын белдергән

Башкортстанның атказанган артисты, популяр җырчы Гөлназ Асаева халыкның татар артистларына карата мөнәсәбәтенә ачуын белдергән. Бу хакта ул TMTV каналы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткән.

– Белмәгәнне сөйләмәсеннәр иде дә бит. Беренчедән, концертка килсеннәр дә карасыннар. Без карлыкканчы, тамактан кан киткәнче җырлыйбыз – барлык артистлар да шулай. Татар эстрадасында концертларын фонограммага коручы бер генә артистны да күргәнем юк. Барысы да үз тавышы белән җырлый, шуңа күрә мине артистларга карата ихтирамсызлык борчый.

Минемчә, артистларга һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, чөнки татар артистлары җиренә җиткереп, тырышып эшли. Һәм без һәрвакыт үз тавышыбыз белән җырлыйбыз, – дигән Гөлназ.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Асаеваның бер концерттан күпме акча эшләве билгеле булган иде. Аның әйтүенчә, акча күләме концертның кайда үткәрелүенә, сатылган билетлар күләменә һәм башка сәбәпләргә бәйле. Узган сезонда бер концерттан күп дигәндә 160 мең сум керде, дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре