Россия банклары 25 июльдән акча күчерүчеләрне мошенниклардан саклау эшен көчәйткән. Хәзер алар акча алучының Үзәк банкта “кара исемлек”кә кертелүе сәбәпле генә түгел, җибәрүченең гамәлләренә шик туганда да акча күчерүне туктатып торачак. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты белгече Татьяна Белянчикова әйтүенчә, клиентның шикле гамәлләренә билгесез номерлар аша шалтыратучылар белән озын-озак сөйләшү яки акча күчергәнче аның бик күп смс-хәбәр алуы кертеләчәк.
Шунысы мөһим: банк үзенең мәгълүматлар базасына шикле буларак кертелгән реквизитлар буенча күчерелгән акчаның “шиксез” икәнлеге ачыкланса, клиентка акчасы 30 көн эчендә кире кайтарылырга тиеш. Белгечләр фикеренчә, яңа иминлек чаралары кертелү сәбәпле, акча күчерүчеләргә юлны ябу очраклары артачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез