Бер урында озак эшлиләр
Лаеклы ялга чыккач та эшләүне кулай күргән өлкәннәр саны арта бара. Белгечләр дә, пенсиягә чыкканнан соң, ким дигәндә 10 ел дәвамында эшләү инде гомум кабул ителгән социаль нормага әверелә бара, ди. Рәсми рәвештә эшләүче пенсионерлар саны 7 млн (гына!) булса да, калган пенсионерлар тик ята дигән сүз түгел бу. Авылдагылар гомер бакый малын асрады, бакчасын тутырып яшелчә үстерде, шәһәрдәгеләр подъезд идәннәре юды, базарда сату итте. Бүген дә әллә ни үзгәреш күзәтелми: рәсми рәвештә эшләмәүчеләр пенсиядә әнә шулай «ял итә».
Сер түгел: бюджет өлкәсендә хезмәт куючы өлкәннәребез шактый һәм статистиканы алар формалаштыра. Бер ияләнгән урында озак еллар эшләү аларның канына сенгән. Авыл җирендә сыер савучы, терлек караучы, механизаторлар да тагын ун ел эшләр иде, әмма җилкәләрендәге ничә еллык авыр хезмәт аларны чын лаеклы ялга җибәрә.
Аз хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарына яшьләр якын да килми. Шулай дия-дия яшьләрне үзебез үк ияләндердек бугай инде. Шуңа күрә кайбер тармакларда эшләүче сантехник, монтер, тегүче кебек һөнәр ияләрен эш бирүчеләр үзләре үк эштән җибәрергә ашыкмый. Хәзер инде бу исемлеккә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларны да кертергә була. Педагог белеме алган егет-кызлар, сер түгел, мәктәп яки балалар бакчасына эшкә барырга бик ашкынып тормый. Бигрәк тә шәһәрдән ерак урнашкан авыл һәм район үзәкләрендә күзәтелә мондый хәл. Кыз да булсын, буаз да булсын, диләрме әле? Яшь белгечнең, белем алгач ук, яхшы түләнә торган һәм абруйлы урынга эләгәсе килә. Нәтиҗәдә тәҗрибә һәм сабырлык таләп ителгән дәресләрдә такта янында һаман өлкән яшьтәге укытучыларны күрәбез.
Эшкә хыянәт итмиләр
Арча районының Казанбаш төп мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Роза апа Галимованың бу өлкәдәге эш стажы инде 37 елдан арткан. Пенсиягә чыкканына 6 ел тулса да, ул үз эшен ташларга ашыкмый.
– Бер-ике ел гына эшләп алам да ялга чыгам, дигән идем. Әмма алай булып чыкмады. Кеше үз эшен яратмаса, акча өчен генә эшләргә әзер түгел. Хәзерге заманда бигрәк тә, чөнки акча эшләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Телисең икән, яңа һөнәр үзләштерәсең, компьютерда өйдә генә эшләргә дә була, – ди Роза апа. – Башта бер-ике ел эшләп алыйм, дидем, хәзер 3 нче сыйныфны җитәклим, аларны укытып бетерәсем килә. Үз эшебезнең фанатыдыр инде без.

Яшь укытучылар кечкенә авыл мәктәбенә килергә атлыгып тормый шул. Замана балалары белән авыр дип, кыенлыклардан качучы һәм үз белгечлеге буенча эшләмәүчеләр саны кимеми. Яшьләр арасында мондый хәл аеруча еш күзәтелә.
– Үз укучыларыңны үз балаларыңны яраткан кебек яратасың, ничә еллар үтсә дә, аларның нинди булганнарын яхшы хәтерлисең. Авырлыклар да булмый тормый, балалар төрле, ләкин һәркайсына юл таба белергә кирәк, – ди укытучы.
Мондый вазгыять бер мәгариф өлкәсендә генә түгел. Күптән түгел Татарстанда медицина персоналының уртача яше 60 тан артып китә, дип нәтиҗә ясадылар. Үз эшләренең осталары булырлык һәм һәр авыруга дәва таба алырлык белгечләрнең булмавы пенсиядәгеләрне озаграк эшләргә мәҗбүр итә. Хәер, хастаханә бусагасын атлап кергәнче, үзебез дә теге яки бу врачның эш стажына игътибар итәбез бит. Нәтиҗәдә нәрсә? Өлкәнрәк табибларга ике ай алдан чират алып куябыз.
– Яшь белгечләр юк димәс идем, алар күп. Әмма алар күбрәк бюджет өлкәсенә түгел, ә шәхси клиникаларга тартыла. Бюджет өлкәсендә хезмәт хакы гел азрак булды, – ди Казанның бер фельдшер-акушерлык үзәгендә эшләүче Мәдинә Гасыймова. – Минем өчен эшемне яратып башкару мөһим. Үз һөнәремне чыннан да яраттым һәм лаеклы ялга чыгып, ярты ел торганнан соң янә үз урыныма кайттым. Дөресрәге, чакырып алдылар.
Мәдинә апа быел 64 яшенә аяк атлый. Гомере буена бары тик ике эштә хезмәт куйган ул. Икесе дә – медицина өлкәсендә. Башта авыл җирлегендә эшләсә, кияүгә чыгып күченеп китү сәбәпле, эшен алыштырырга туры килгән.
– Безнең үзәккә дә яшьләр килми түгел. Студент-практикантлар еш килә. Өч-дүрт көн теләп киләләр, очынып йөриләр. Аннары әлеге һөнәрнең уен түгеллеген аңлыйлар булса кирәк, җиргә төшәләр. Студентның йөзенә карап, аның алдагы тормышын медицина белән бәйлиме-юкмы икәнен белергә була инде, – ди Мәдинә апа.
Аралашу мөмкинлеге
Акчаның да артыгы юк, билгеле. Пенсия акчасына гына артык кыланып булмый. Ә бит балаларга, оныкларга да ярдәм итәсе бар. Шуңа күрә мөмкинлек булганда, аяк-кул йөргәндә нигә эшләмәскә ди әле? Пенсиягә чыккач та, мин карт инде, дип зарланып утырганчы, үзеңә шөгыль табып, тормышыңны берәр хезмәттә уздырсаң, күпкә яхшырак. Пенсионерлар яшьләргә үрнәк булсын, өлкән яшьтә шулай да яшәп була икән дип соклансыннар!
– Гомер буе сатучы булдым. Һөнәрем буенча да сатучымын. Ике көн эшлим, ике көн ял итәм. Шул ял көннәрендә дә тизрәк эш көне килеп җитүен телим. Эшең булу – дөньяга чыгу, кеше белән аралашу мөмкинлеге ул, – ди Казанда азык-төлек базарларының берсендә сатучы Зөлфия апа Минһаҗева. Ул 26 яшеннән бирле биредә эшли. Пенсиягә чыкканына да 7 ел тулган, әмма ул: «Тагын 10 еллап эшләргә иде исәп», – ди, көлеп.
Зөлфия апа бүген ялгызы гына яши. Балаларының – үз гаиләсе, ә тормыш иптәше 4 ел элек вафат булган. Ә аның оныкларына бүләкләр аласы, балаларына ипотека түләргә ярдәм итәсе бар. Үзенең дә әле карт әбиләрдәй таякка таянып йөри торган вакыты түгел – матур киемен дә аласы, театрга да йөрисе килә. Боларга пенсия акчасы гына җитми.
– Акчасыз булмый, әлбәттә. Тик, әйткәнемчә, эш урыны – миңа аралашу һәм ялгызым гына калмау мөмкинлеге ул. Подъезд каршында көнбагыш чиртеп, үткән-барган яшьләрне күзәтеп торырга иртәрәк әле, шуңа күрә эшлим, – ди Зөлфия апа.
Пенсиягә чыгу гомернең ахырына җитү түгел. Киресенчә, тормышның яңа этабы башлану ул. Мәсәлән, игъланнар сайтында үз хезмәтләрен тәкъдим итүче өлкәннәр күп. Берсе – балалар өчен әби, икенчесе пешекче булырга риза. Хатын-кызлар гына эшли икән, димәгез! Ир-атлар да хезмәттә. Мәктәп, балалар бакчасында каравылчылар, базарда сатучылар, кондукторлар арасында пенсионер ир-атлар да бар. Игъланнар сайтында да үз хезмәтләрен тәкъдим итә алар. Берәү уен коралларын ремонтлап бирергә әзер, икенчесе – шәп таксист. Шуңа күрә пенсиягә чыкканнан соң, яңа кызыксынулар табып, үзмәшгуль булып теркәлүчеләргә дә аптырыйсы юк. Пенсиядә тормыш башлана гына әле!
Яшьләр күзлегеннән
Сораштыру: пенсиягә чыккач, эшләр идегезме?
Чулпан Галимова, журналист:
– Пенсиягә чыккач, кинодагы кебек сәяхәт итәр идем, дөнья гизәр идем. Әмма реалист булырга кирәк. Без пенсиягә чыкканчы, пенсияне бетермәсләрме? Гомумән, пенсия яшенә җитә алырбызмы? Пенсия булган очракта да, ул сәяхәтләргә җитәр, дип уйламыйм.
Пенсия яшенә җитсәм, курслар үтеп, башка һөнәр үзләштерер идем. Эштән курыкмаган кешегә эше табылып тора. Мәсәлән, пенсионерлар үзләре үк IT тармакны өйрәнә һәм башкаларга да өйрәтә. Һәрхәлдә, бил бөгеп эшли торган авыр хезмәт урынына урнашмас идем.
Рәвис Хәйруллин, төзүче:
– Безнең чор яшьләре пенсиягә ышанычны югалтты инде. Безнең ул яшькә җитә алуыбыз да икеле, чөнки пенсия яше һаман артуга бара. Бүген үзеңнең алдагы тормышың турында кайгырту мөһим, шуңа күрә яшь чакта күбрәк эшләргә тырышабыз. Икешәр тәүлек йокламыйча эшләгән чаклар да бар. Олыгайгач, әзрәк эшләргә туры килсен өчен инде бу.
Диләрә Фәйзуллина, стоматолог ярдәмчесе:
– Бүгенге эш урынымнан канәгать, әмма пенсиягә чыккач та монда эшләмәс идем. Кешегә эш урынын алыштырып тору, яңа һөнәрләр үзләштерү мөһим дип саныйм. Әйтик, мин тортлар пешерү курслары үттем, шуның буенча күнекмәләр алып, пенсиядә үз өемдә тәм-томнар пешереп сатар идем.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез