Газетага язылу

Картага көтмәгән җирдән акча килеп төшсә, нишләргә?

«Кемнәндер акча килде... Картага көтмәгән җирдән акча килеп төшсә, нишләргә?» – дип сораган укучыбыз Нурислам. 

Сорауга юрист Булат Закиров җавап бирде.

– Картага үзегез белмәгән кешедән акча килcә, иң мөһиме – аны тотмау һәм беркая да күчермәү. Мондый очракта иң элек банк белән элемтәгә кереп («кайнар линия»гә шалтыратырга яки банк бүлегенә барырга), хәлне аңлатырга кирәк. Акчаны кире кайтаруга гариза язып тапшыру таләп ителергә мөмкин. Аны кем җибәргәнлеген банк үзе тикшерәчәк.

Акчаны кире кайтаруны сорап шалтыратсалар яки хәбәр язсалар, телефон номерларын, килгән хәбәрләрне саклау һәм сөйләшүнең вагы-төягенә кадәр истә калдыру мөһим. Болар барысы да алга таба кирәк булырга мөмкин.

Шуны истә тотыгыз: ялгыш җибәрелде, дигән сүзләргә ышанып, акчаны беркайчан да мөстәкыйль рәвештә кире күчерергә ярамый! Чит кешедә килгән акчаны туздырсагыз яки башка кешегә күчерсәгез, сезне административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әгәр дә инде акча күчерүче мошенник булып, аның сүзләре һәм гамәлләренә кушылып китсәгез, бу очракта үзегезне бөтенләй дә җинаять җаваплылыгы көтәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре