Картаймауның 5 сере

Ун яшькә яшьрәк күренергә телисезме? Белгечләрнең бу җәһәттән киңәшләре болайрак.

* Көнчелек, үпкә-рәнҗеш хисләрен, кыскасы, барлык тискәре кичерешләрне күңелегездән алып ташларга тырышыгыз. Юктан да сөенә белә торган, шат күңелле, тормыш сөючән, эчкерсез кешеләр тиз картаймый.

 

* Сигез сәгатьлек йокы. Әйбәт йоклаган очракта гына стресска каршы торырга, кәеф күтәренкелеген, йөз-кыяфәтнең матурлыгын сакларга мөмкин.

 

* Дөрес туклану. «Нәрсә ашасак, шуннан торабыз» дигән гыйбарәне онытмагыз. Тәм-томны, ысланган, тозлы, кыздырылган ризыкларны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз.  Яшелчә, җиләк-җимеш, ботка, әче сөт ризыкларын күбрәк ашагыз, үләнле чәйләр эчегез. Организм ныгыячак, эчке әгъзаларның эше көйләнәчәк һәм йөз-кыяфәтегез дә һичшиксез яхшырачак.

 

* Күп итеп су эчү. Көненә 2 литрга кадәр су эчегез. Су тән тиресенең картаймавына, организмнан токсиннарның чыгарылуына ярдәм итә.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре