Ринат Касыймовка 28 яшь. Белгечлеге буенча – инженер-конструктор, әмма заводта бер көн дә эшләмәгән ул.
– Югары белем турындагы дипломымның кайда ятканын да хәтерләмим. КАИны тәмамладым. Ул вакытта заводта минем белгечлек буенча 25 мең сум тирәсе хезмәт хакы түлиләр иде бугай. Ә мин өйләнергә, ипотекага фатир алырга җыенам. Акчалырак эш эзләдем, әлбәттә. Дүрт елга якын автомобиль ремонтлау салонында тәрәзә пыяласы алмаштыручы булып эшләдем. Былтыр шул ук юнәлеш буенча үз эшемне ачтым. Бер ипотеканы ябып, икенчесен алдык инде. Мин үз тормышыма үзем хуҗа, – ди Ринат.
Вуз тәмамлаучылар арасында үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, бүген яшь белгечләрнең 49 проценты эш сайлаганда иң элек хезмәт хакына игътибар итә. Алар уртача 90 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тели. Респондентлар эштәге мохит (32 процент), уңайлы эш графигы (28 процент) һәм үсеш мөмкинлеге (26 процент) турында да әйткән.
Шуңа күрә җиң сызганып, майга батып эшләргә ашыкмыйлар да. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтүенчә, бүген илдә эшче кешенең уртача яше – 42,5 ел. Металлургия, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау кебек тармакларда эшләүчеләрнең һәр өченчесе диярлек 50 яшьтән узган. Соңгы ун елда гына да хезмәт кешесе ике яшькә «картайган». 2025 елда илдәге хезмәт базарында 1 миллион тирәсе эшче җитмәсә, 2030 елда әлеге сан 3 миллионлык чикне дә узып китәргә мөмкин, ди. Әле хәзерге вакытта хезмәт йөген тартып баручылар арасында пенсия яшенә җитүчеләрнең күп булуын да исәпкә алсаң, эш тәкъдим итүчеләргә утырып еларга гына калмагае.
– Яшьләргә акчалы эш кенә кирәк дип уйлау дөрес түгел, бүген тормыш бик кыйммәт, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Демографик вазгыять тә йогынты ясый. Совет чорында бер пенсионерга дүрт эшләүче кеше туры килсә, хәзер әлеге күрсәткеч икегә дә тулмый. Шуңа күрә хезмәт базарының картаюын тиз генә туктатып булмаячак. Ә яшәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: курьер югары белемле белгечкә караганда күбрәк хезмәт хакы алып эшләгәндә, ник инженерга укып торырга? Соңгысы вакытлыча гына күренеш, әлбәттә. Диванга кырын яткан килеш кенә кибеткә йөрергә яратучылар биштәрле сатучыларга ихтыяҗны арттырды. Шул ук азык-төлекне өйгә китереп бирү кесәгә суга, моны аңлап кына бетермибез әле.
Хезмәт базарында сайлау мөмкинлеге дә зур. Республиканың мәшгульлек үзәгендә хәбәр итүләренчә, Татарстанда бер эшсезгә 14 буш эш урыны туры килә. «Работа в России» порталында 52 меңнән артык вакансия бар. Ел башыннан бирле республиканың мәшгульлек үзәкләренә эш эзләп 3,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шул исәптән 37 проценты эшле булган. «Март башына алынган мәгълүматларга караганда, республикада 3716 кеше рәсми рәвештә эшсез булып санала. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе – 0,18 процент. Бу – ил күләмендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе», – диелә хәбәрдә.
– Сайлау мөмкинлеге бар, төрле юнәлешләр, хезмәт хаклары буенча да, теләк кенә булсын, – дип белдерде Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова күптән түгел булган чыгышларының берсендә.
Аның әйтүенчә, бүген төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшче көчләргә ихтыяҗ зуррак. Әлеге тармакларда 15 меңләп кеше җитми. Икенче урында – сәнәгать. «Татарстан – очкычлар, машина төзелешендә, сәнәгать җитештерүендә әйдәп бара торган төбәк. Шуңа күрә сәнәгать тармагында 10 меңгә якын вакансия бар. Беренче өчлеккә сәламәтлек саклау тармагы да керә: биредә тар белгечләр һәм тиешле белем кирәк. Мәгариф тармагында балалар бакчаларында, белем бирү учреждениеләре һәм урта һөнәри белем бирүдә, югары уку йортларында кытлык күзәтелә. Укытучыларга ихтыяҗ зур», – диде Эльмира Зарипова.
Бүген кайда күпме түлиләр?
Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы – 92,9 мең сум
Токарь – 92 мең сум
Станок операторы – 85,9 мең сум
Машина йөртүче – 80 мең сум
Укытучы – 50 мең сум
Мәшгульлек үзәге мәгълүматлары
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 28 160 сум тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез