Газетага язылу

Картлык буенча пенсияне гариза язмыйча гына билгеләргә тәкъдим иттеләр

“Бердәм Россия”дә, картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү тәртибен гадиләштереп, кешенең шәхси мөрәҗәгатеннән башка гына автомат рәвештә рәсмиләштерүгә күчү тәкъдиме белән чыкканнар.

Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе  җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, партиядә, иминият пенсиясен гариза тапшырмыйча гына билгеләргә мөмкин, дигән фикердә торалар.
Исаев билгеләп үткәнчә, пенсия билгеләүне тизләтү һәм кешеләргә уңайлы итү өчен  хәзер дәүләтнең бөтен мөмкинлекләре бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре