Бу хакта Россия – АСЕАН саммиты кысасында узучы эшлекле форумда Россия сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Сергей Катырин әйтте.
“Хәзерге шартларда Россиянең энергетика өлкәсендәге мөмкинлекләре зур әһәмияткә ия. Шулай ук, туризм юнәлеше мөһим булып кала”, – диде ул.
Сергей Катырин сүзләренә караганда, АСЕАН илләренә мода, кино, мультфильмнар төшерү кебек юнәлешләр дә кызыклы. Моннан тыш, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе илнең цифрлаштырудагы тәҗрибәсенә дә игътибар итте. “Россия платформалар үсешендә һәм аларның халык белән багланышларында сизелерлек алга китте. Сәүдә сервислары гына түгел, транспорт һәм башка тармаклар белән бәйле киңрәк карарлар да эшкә җигелә. Нәкъ менә шуңа күрә Россиянең хезмәттәшләребезгә тәкъдимнәре җитәрлек”, – диде Сергей Катырин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез