Казан 2024 елда торак төзелеше буенча Россиянең топ-15 шәһәре исемлегенә керде

РИА Новости 2024 елда торак төзелеше күләме буенча Россия шәһәрләре рейтингын бастырды. Казан бер кешегә 1,070 квадрат метр торак тапшыруны тәэмин итеп, 14 нче урынны алды. Шәһәрдә файдалануга тапшырылган торакның гомуми күләме 1,417 мең квадрат метр тәшкил иткән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 6,6 процентка күбрәк.

Шул ук вакытта Чаллы торак төзелеше темплары буенча Татарстан башкаласыннан гына түгел, Россиянең башка шәһәрләреннән дә калышып, 78 нче урында.

Рейтингта Краснодар, Грозный һәм Кызыл шәһәрләре лидер булды, аларда җан башына торак тапшыруның иң югары күрсәткечләре теркәлгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре