Газетага язылу

Казан 23 нче февральгә сәяхәтчеләр өчен иң популяр шәһәрләр унлыгына кергән

20-23 февраль – бәйрәм ялларында туристларның Казанга сәфәр кылуга ихтыяҗы узган елдагыга караганда 54 процентка арткан.

Бу хакта “Татар-информ” “Островок” сервисы белгечләре мәгълүматларына таянып яза.

Шәһәребез бу көннәргә туристлык юнәлешләре арасында сигезенче урында тора. Моннан тыш яллар алдыннан Казанда яшәүчеләрнең Россия буенча сәфәрләргә карата кызыксынуы арткан. Сервис мәгълүматлары буенча, башкалабыз сәяхәтчеләренең 58 проценты парлашып ял итә.

Ялгызы һәм гаиләсе белән ял итүчеләр – 18%, 3 кешедән күбрәк компания белән ял итүчеләр 6% тәшкил итә. Сәяхәтчеләрнең иң яраткан юнәлешләре – Санкт-Петербург, Мәскәү, Сочи, Түбән Новгород һәм Калининград.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре