Казан 8 Март алдыннан чәчәк бәяcе үсү буенча алдынгылар рәтенә эләгергә мөмкин

Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә чәчәк бәйләменең уртача бәясе узган елдагы белән чагыштырганда 12 процентка артып, 2,6 мең сумга җитәргә мөмкин. Бу хакта РБК-Татарстан T-Pay түләү сервисы фаразына таянып яза.

Чәчкәләр Ростов-Донда (14%) һәм Уфада (13%) тагын да ныграк кыйммәтләнергә мөмкин. Красноярскида (5%) һәм Омскида (6%) исә бәянең иң аз үсүе фаразлана.
Шул ук вакытта, T-Pay мәгълүматлары буенча, Татарстан башкаласы чәчәк бәйләменең уртача бәясе буенча алтынчы урынны били. Беренче бишлеккә Мәскәү (3,6 мең сум), Новосибирск (2,8 мең), Ростов-Дон, Краснодар һәм Санкт-Петербург (2,7 мең сумнан артыграк) кергән.

Ә инде чәчәк һәм бүләкләр маркетплейсы – Flowwow мәгълүматларына караганда, быел февраль аенда Татарстанда чәчәк хакы уртача 20 процентка артып, 3,4 мең сумга җиткән. Компания үз тәҗрибәсен таянып фаразлаганча, бәяләр 8 Март алдыннан тагын 10 процентка артырга мөмкин.

Росстат мәгълүматларына караганда, узган елның март аенда Татарстанда бер чәчәк уртача 191,5 сум торган. 2023 елның шушы ук аендагыга караганда 8,8 процентка зуррак сан бу. Гыйнвар аенда – уртача 227,8 сум тәшкил иткән. Әлеге сан – Идел буе федераль округы (207,4 сум) һәм тулаем Россия буенча (220,2 сум) зуррак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре