• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Казан җәе. Татарстан башкаласында нинди милли проектлар узачак?

Быел Татарстан башкаласында нинди милли проектлар узачак? Казан мэриясе нинди яңалыклар әзерләгән? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт». 5 июньнән Казанда татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләре башлана. Быел да биергә яратучылар һәм татарча басарга өйрәнергә теләүчеләр җәй буе һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күленең Камал театры янәшәсендәге яр буена килә ала. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» быел бишенче мәртәбә уза. Юбилей сезонының яңалыгы – җәй азагында бию ярышы уздыру. Хәзерге телгә күчерсәк, биючеләр баттлы була инде. Биючеләр, дигәндә, без профессионалларны күз уңында тотмыйбыз. Теләге булган һәркем: 18 яшьтән алып, бию дәрте булса, 80 яшьлек абзый яки апалар да катнаша ала», – дип сөйләде проектның фәнни җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.

Бәйгедә катнашучылар арасыннан «бию батыры»н сайлаячаклар. Аны 300 мең сум акча белән бүләкләячәкләр. «Кемнең – профессионал, кемнең юк икәнен тәгаенләп бетерәсебез бар әле. Ничек кенә булса да, ул чын халык җыены булсын иде. Әлеге проектыбызны бик яраталар. Бию перфомансы белән башланып, кичке уен белән дәвам итә ул», – дип сөйләде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Байтирәк» («Древо жизни»). Быел әлеге проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Фәнзилә Җәүһәрова сөйләвенчә, быел аның кысасында ике чара узачак. «Ике чара да Горький исемендәге паркта узачак. 2 июльдә без солдатка озату йолалары һәм традицияләре белән танышырбыз, 6 августта исә бөтенләй башка теманы – йорт темасын ачарбыз. Капка, тәрәзә нинди вазыйфа үти? Ни өчен татарларда ишек өстендә шәмаил тора? Шул һәм башка сорауларга җавап эзләрбез. Чаралар Татарстанда яшәүче җирле халыкларның йолалары һәм традицияләре белән таныштырачак», – диде проектның фәнни җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.

«Апуш»ларның җәйге иҗаты. Казанда эшли торган «Апуш» балалар татар театр студиясе дә бу җәйгә яңалыклар әзерләгән. «Ике ел элек без «Апуш» лагере оештырган идек. Шушы тәҗрибәне кабатлап, без аны Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театраль лабораториясе белән берләштерергә уйлыйбыз. Балалар лагерьдагы кебек яшәячәк, шуның белән беррәттән, алар «Апуш» остазлары белән Туфан Миңнуллин әсәрләренә нигезләнеп, эскизлар әзерләячәк», – дип сөйләде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Әлеге лагерьның үзенчәлеге – «Апуш» балаларын гына түгел, Татарстанның биш районыннан унар бала җыю. Аларны районнар үзләре сайлаячак. Һәм тагын бер яңалык: «Апуш» Казаннан чыга – лагерь Әтнә җирлегендә узачак. «14–15 көн буе иҗат иткән эшләребезне без башта лагерьның соңгы көннәрендә ачык һавада күрсәтәчәкбез. Моңа өстәп, 25 августта – Туфан Миңнуллинның 90 еллык юбилей көнендә зур фестиваль оештырырга телибез. Лабораториянең иң күркәм мизгелләрен фестивальдә күрсәтергә ниятлибез. Әдипнең кызы Әлфия ападан фатиха алдык. «Сез беренче чакырдыгыз, мин сезгә киләм», – дип тә әйтте әле», – дип сөйләде Алия Фәйзрахманова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре