Казан аэропортында БРИКС саммиты делегацияләре самолетларын яңа перронга урнаштырачаклар

Казан аэропортында БРИКС саммитына яңа перрон – самолетлар кую урынын төзегәннәр. Саммитка килүче делегацияләрнең очкычлары нәкъ менә шунда урнаштырылачак. Бу хакта “Татар-информ” Казан аэропортының матбугат секретаре Адель Гатауллин сүзләренә таянып яза.

“Аэропортта перронны киңәйтү проекты гамәлгә ашырылды. Анда очып китәр алдыннан, бозланудан саклау максатында, самолетны “эшкәртү” өчен аерым зона каралган”, – дип аңлатып үткән матбугат секретаре.

Моннан тыш саммитка өстәмә техника: перрон автобусы, һава судноларын күчерү өчен тягач, 6 авиация трапы, башка җиһазлар сатып алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре