Казан банкоматлары янында мошенниклар турында полиция макетлары кисәтә

Банкоматны – полиция саклый. Дөресрәге, аларның макетлары. Татарстан башкаласында банкларда һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан банкоматлар янында полиция вәкилләре макетлары урнаштыралар. Аның кулындагы язуда мошенникларның капкына эләкмәс өчен уяу булырга киңәш ителә.

Әлеге акциянең максаты – мошенникларның психологик басымы астында булган кешене кырыгалдарлардан коткарып калу, аларның йогынтысына бирешмәскә өндәү.

Мондый макетлар Казанның 23 урамында, шулай ук республиканың башка торак пунктларында пәйда булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре