Казан бистәләрендәге юлларны төзекләндерүгә 1,5 миллиард сум тотылачак

Казан бистәләрендә юлларны киң колачлы төзекләндерү күздә тотыла. Авиатөзелеш, Вахитов, Идел буе, Киров һәм Мәскәү районнарында барлыгы 19 чакрымнан артыграк озынлыктагы юл өлешләрен яңартуга 1,469 млрд сумнан артыграк акча биреләчәк. Дәүләт сатып алулар сайтында бу җәһәттән тендерлар турында мәгълүматлар урнаштырылган.

Шулай итеп, Северный, Грабарский, Коры Река, Кадышево, Борисоглебское, Дружба, Брикетный, Савиново, Калуга, Первомайский, Отары, Восточный, Старые Горки, Тынычлык, Кояшлы, Салмачы, Левченко, Краснооктябрьский һәм Залесный бистәләрендәге юлларны ремонтлау каралган.

Төзекләндерергә тиешле урамнар юллары исемлеге дистәләрчә атамадан тора. Заявкалар 2 июньгә кадәр кабул ителә. Подрядчылар 4 июньдә билгеләнәчәк. Эшләр быел 20 декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш.
Проект “Яшәү өчен инфораструктура” илкүләм (милли) проект кысасында гамәлгә ашырыла. Аның буенча комиссияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре