Казан циркында филләр сугышы видеосы интернетта тиз арада күпләгән караулар җыйды. Анда филләрнең берсе икенчесенщ "кем хуҗа" икәнне күрсәткән.
Никулин исемендәге Мәскәү циркы дрессировщигы Андрей Дементьев-Корнилов әлеге кызык та, кызгныч та була язган хәлгә ачыклык кертте.
Бу ике ана фил арасындагы мөнәсәбәтләр аңлашу булган, чөнки Россиядә ата филләр юк. Аларда матриархат, ә кайчак беренче булу өчен, шулай мөнәсәбәт аңлашулар филләр арасында да килеп чыга икән.
- Мондый шәхси мөнәсәбәт аңлашулар бик сирәк очрый. Бу табигатьтә дә, циркта да була, - ди дрессировщик.
Аның фикеренчә, хайваннарның тәртибе турында алдан берни белеп тә, кисәтеп тә булмый.
https://www.youtube.com/watch?v=VDmNF2cRUIY
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез