Kazan Digital Week форумында мәдәни мирас турында сөйләшәчәкләр

9-11 сентябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week халыкара форумы узачак. Аның кысасында мәдәни мирасны цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган III Бөтенроссия «Наследие в цифре» конференциясе үтәчәк.

Әлеге чарада Россиянең 40 төбәгеннән профильле ведомство җитәкчеләре һәм шушы юнәлештә эшләүче белгечләр катнашуы көтелә. «Быел без архивларны цифрлаштыру һәм исәпкә алу белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәчәкбез», - диде мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан комитеты рәисе Иван Гущин чарага багышланган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, цифрлы технологияләр мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә бик зур эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. «Моннан тыш, форумда күчемсез милек объектлары буенча бердәм кадастр картасына йөкләмәләр кертү турында да сөйләшәчәкбез. Узган ел Татарстанда пространство мәгълүматларын теркәү буенча илкүләм система сыналды. Без бу эшне инде төгәлләдек», - диде Гущин.

Конференция 9-10 сентябрь көннәрендә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре