Татарстан башкаласында соңгы 5 елда икенчел торак базарында 1 квадрат метр бәясе 133 процентка арткан. Элегрәк 1 “квадрат” хакы 85 мең сум чамасы тәшкил итсә, хәзер 199 мең сумнан арткан. Халык саны миллионнан артыграк булган шәһәрләр исемлегендә Казанга торак бәясе үсү буенча икенче урынга чыгуга китергән бу.
Рейтингта Чиләбе беренче урынны алган. Биредә бәяләр 157 процентка үскән. Омск – өченче. Анда да бәяләрнең үсүе Казандагы кебек – 133 процент чамасы, дип яза “Коммерсантъ”.
Ә менә Мәскәүдә торак һәрвакыт кыйммәт торса да, бәяләр азрак үскән – нибары 41 процентка. Хәзер анда 1 квадрат метр бәясе чама белән 352 мең сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта Татарстанда яңа фатирларны сатып алучылар да байтак. Яңа йортларда сатылган фатирлар өлеше 37 процентка җиткән. Ил буенча уртача саннан күпкә зур бу. Шул рәвешле республика елына 3 миллион квадрат метрдан артыграк мәйданда торак төзүче шәһәрләр арасында лидерлар исәбенә кергән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез