Казан гимназиясе янында бер хатын-кызга пычак белән ташланучыны Россиягә алып киләләр

Казан гимназиясе янында бер хатын-кызга пычак белән һөҗүм итүдә шикләнелүче үзенең туган илендә – Таҗикстанда тоткарланган. Аны тикшерү чаралары уздыру өчен Россиягә китерәчәкләр. Бу хакта «KazanFirst» Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк сүзләренә таянып яза.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрь көнне иртән Казан гимназиясе янында шлемлы бер ир-ат Ирина Шевыревага берничә тапкыр пычак белән кадаган. Шикләнелүче шул ук көнне кичен Россиядән киткән. Рифат Солтанов исемле Таҗикстан гражданинын Таҗикстан һәм Россиянең көч структуралары вәкилләре тоткарлаган.

Бу хәлне тикшерү Россия Федерациясе Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенең шәхси конрольлегендә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре