Газетага язылу

Казан Яңа елга иң матур бизәлгән Россия шәһәрләре өчлегенә кергән

Казан Яңа елга иң матур итеп бизәлгән мегаполислар рейтингында өченче урын яулаган. Бу хакта SuperJob үткәргән миллионлы шәһәрләрдә яшәүчеләрне сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булган.

Казан иң матур бизәлгән шәһәрләр арасында мөмкин булган 5 баллдан 3,89 балл җыйган.

Тикшеренү 9 мең кеше арасында үткәрелгән. Респондентларга үз шәһәрләренең яңа ел бизәлешен бәяләргә тәкъдим иткәннәр.

Рейтинг лидеры – Мәскәү. Биредә уртача балл 4,35 тәшкил иткән. Мәскәүлеләрнең яртысыннан артыгы бәйрәм бизәлешен «бик яхшы» дип бәяләгән. Икенче урында – Краснодар (4,06 балл). Лидерлар өчлеген йомгаклаган Казан 3,88 балл җыеп, Санкт-Петербургны узып киткән.

Яңа елга аеруча матур бизәлгән шәһәрләр арасында шулай ук Новосибирск (3,65), Красноярск (3,64) һәм Чиләбе (3,6 балл) бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре