Казан ипподромы директоры Марат Гыйльфанов СИЗОга озатылган

Җитәкчене 9 миллион сум урлауда гаеплиләр.

Казанның Совет районы суды ипподром директоры, 41 яшьлек Марат Гыйльфановны СИЗОга озаткан. Ул 2018 елда “Казан токымлы атлар заводы” директоры буларак, “Актай агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән 12 миллион сумга токымлы 10 ат сатып алган. Тикшерүчеләр фикеренчә, атлар чынында 3 миллион сум торган, 9 миллионы Гыйльфановның кесәсендә “утырып” калган.

Гыйльфанов гаепләүгә карата мөнәсәбәтен белдермәгән, әмма СИЗОга җибәрелүгә каршы булган. Ул үзе һәм ике адвокаты судтан өй аресты җәзасын сораган.
– Качып китәргә, беркемгә дә басым ясарга җыенмыйм. Тикшерүчегә сак астына алу турында үтенечнамәне канәгатьләндерүдән баш тартуны сорыйм, – дип белдергән Гыйльфанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре