Казан ишегалларының берсендә ике укучы кыз сугышкан

Кичә Казанның Яңа Савин районында ике укучы кыз арасында низаг килеп чыккан.

Казандагы уку йортларының берсендә укучы ике кыз арасында Голубятников урамындагы йорт ишегалдында   низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә кызлар сугыша башлаган. Шуннан соң ташланган кыз урыннан китеп югалган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Сугышудан 15 яшьлек кыз зыян күргән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара, аның нәтиҗәләре нигезендә карар кабул ителәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре