Спортчылар 11 авырлык категориясендә чемпион титулы өчен көч сынашачак. Финал алышлар һәм тантаналы чаралар 18 апрельдә 18:00 сәгатьтә башлана. Чемпионат нәтиҗәләре буенча ил җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2026 елның июнь аенда Татарстанда узачак Көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия данын яклаячак.
«Көрәш буенча беренче рәсми Россия чемпионаты 1959 елда уздырылган. 67 ел эчендә турнирлар Россиянең 14 шәһәрендә һәм торак пунктында оештырылган. Бу спорт төренең географик колачы киңәюен һәм төрле төбәкләрдә кызыксыну артуын күрсәтә. Милли спорт төрен үстерүдә Казан аеруча мөһим роль уйный – башкалабыз чемпионатны 31 тапкыр кабул иткән. Уфа шәһәре (7 тапкыр) икенче урында тора. Бу шәһәрләр көрәшнең төп үзәкләре һәм заманча спорт инфраструктурасына ия төбәкләр булып санала», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез