Казан Кремле Фирдүс Тямаев белән бәйле хәлгә фикерен белдерде

Башкортстанда Фирдүс Тямаевның концерты өзелүе сәбәпле Казан Кремле үз фикерен җиткерде. Хөкүмәт йортындагы брифингта әлеге хәлне сәясиләштермәскә кирәк, диделәр.

- Без артист эшенә кысылмыйбыз. Бу - артистлар эше. Алар нинди документлар белән эшлидер, белмибез. Монда иң мөһиме вазгыятьне сәясиләштермәү. Башкортстаннан да безгә якын кардәш җир юк, - диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан Кремле Фирдүс Тямаев

Көн хәбәре