Татарстанда җәмәгать транспортында юл йөрү бәясен арттыру эш төркеме карарлары һәм пассажирлар йөртү буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре нигезендә хәл ителәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белдерде. “Юл йөрү бәясен ел саен бер сумга арттыру идеясенә килгәндә, фикер алышулар барышында төрле тәкъдимнәр күп булырга мөмкин. Әмма төп карарны моның өчен җавап бирүче эш төркеме кабул итәргә тиеш”, – дигән Лилия Галимова.
Тарифны арттыру нигезле булырга тиеш – пассажирлар йөртү базарындагы хәлне анализлаганнан сон гына хәл итәчәк бу. “Әйдәгез, идеягә түгел, бәлки килеп туган хәл буенча анализ нәтиҗәләренә таяныйк. Шуның нигезендә генә билгеле бер карар кабул ителергә тиеш”, – дип билгеләп үткән Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез