Казан Кремлен төзекләндерүгә 81,8 миллион бүлеп бирелгән

Татарстан хакимиятләре Казан Кремле территориясен яңартуга 81,8 миллион сум акча бүлеп бирәчәк. Әлеге тендер дәүләт сатып алулары порталында чыккан. Бу хакта «Миллиард татар» телеграм-каналы яза.

Проект кысаларында видеокүзәтү һәм саклау системаларын алмаштыру, газоннарны, асфальтны һәм брусчатканы яңарту, Сөембикә һәм Ханнар төрбәсе янында яңа койма кую, Кол Шәриф мәчете һәм юнкерлар училищесы янында су агызу түшәмәсен төзекләндерү, Сөембикә манарасы баскычын һәм училище култыксасын реставрацияләү, Шейнкман юлындагы тротуарны һәм музей-тыюлыкның 9 нчы корпусына керү өлешен яңарту планлаштырылган.

Әлеге эшләр инфраструктураны яхшыртуга һәм Казан Кремленә килүчеләр өчен уңайлылыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре