Казан Кремлендә “Ирбис. Кошка-невидимка” интерактив күргәзмәсе булдырылган. Кар барсы, ягъни ирбис экология илкүләм проектында өстенлекле буларак каралган 13 җәнлек исәбенә керә. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итә.
Экспозиция уникаль 7 мультитач-объекттан тора. Анда әлеге җәнлек башы рәвешендә эшләнгән виртуаль чынбарлык шлемын киеп, дөньяны Кар барсы күзләре белән күрергә була. Моннан тыш яңа технологияләр ярдәмендә ирбис тавышын ишетү генә түгел, бәлки әле аны сыйпау мөмкинлеге дә ачыла.
Ирбис Халыкара табигатьне саклау берлегенең Кызыл исемлегенә кертелеп, дөньяда сирәк очрый торган яки бетеп килүче җәнлек (шул исәптән Россиядә, Казахстан, Һиндстан, Кытай һәм Кыргызстанда) булып тора. Россиядә 90лап баш җәнлек яши. Шуның 45е – Алтайның “Сайлюгемский” паркында.
“Экология” илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, зур сәнәгать үзәкләрендә һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрне киметүгә, шулай ук илнең тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез