Гурбангулы Бердымөхәммәдов Казанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашу өчен килде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов Бердымөхәммәдовка форумда катнашуы һәм Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләсенә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
«KazanForum»га кушылуыгыз өчен рәхмәт. Быел сез зур делегацияне җитәклисез. Бүген «Kazan Halal Market» ярминкәсен ачтык – Төрекмәнстан иң зур стендларның берсен тәкъдим итте», – дип ассызыклады республика Рәисе.
Бердымөхәммәдов, үз чиратында, республика Рәисенә Казанга чакыру өчен рәхмәт әйтте һәм Төрекмәнстан Президенты исеменнән матур теләкләр җиткерде.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 17нче тапкыр уздырыла. Ул халыкара аренада елдан-ел зуррак абруй казана», – дип белдерде Төрекмәнстан лидеры.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез