Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәмен ничек каршы алачагы турында сөйләделәр

Казан Кремле спикеры Лилия Галимова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәмен ничек билгеләп үтәчәге турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Президент гадәттәгечә бу бәйрәмдә катнашачак.

"Белгәнегезчә, президент ел саен Корбан бәйрәмендә катнаша. Соңгы берничә елда ул Галиев мәчетенә йөри. Болар барысы да традицион форматта узачак», — дип сөйләде спикер.

Президент өчен корбан сарыгы әзерме дигән сорауга җавап биреп, спикер Ислам кануннары буенча һәр кеше бу процедураны үзе үткәрә, беркем дә беркемгә дә берни әзерләми, диде.

«Һәр гаилә моңа үзе әзерләнә. Рөстәм Нургалиевич гаиләсендә традицияләрне беләләр һәм хөрмәт итәләр. Шуңа күрә, бу мөһим дини бәйрәмнең барлык шартлары да үтәлә. Ул Мәскәү вакыты белән өч сәгатьтә мәчеткә киләчәк, бәйрәм намазында катнашачак. Ел саен Корбан бәйрәме кысаларында үткәрелә торган барлык традицион чаралар быел да үтәләчәк», - дип сөйләде Галимова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре