Бренд халыкара товар һәм хезмәтләр классификациясенең 9 классы буенча теркәлгән.
“Казанский сувенир” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Кот Казанский” брендын сатуга чыгарган. Әлеге тәкъдим бушлай игъланнар сервисына урнаштырылган. Казанлылар һәм кунаклар өчен яхшы мәгълүм персонаж өчен 7 миллион сум сорыйлар, дип яза “KazanFirst”.
Сатучы билгеләп үткәнчә, Казан төбәге тарихын үз куллары белән “тудырырга” әзер булучылар өчен тәкъдим бу. Бренд халыкара товар һәм хезмәтләр классификациясенең 9 классы буенча теркәлгән. Компаниядә билгеләп үтелгәнчә, “Кот Казанский” товар билгесенә милек хокукы алу өчен җәмгыятьнең 100 процент өлешен яки “Роспатент”та хокуклар сатып алырга кирәк.
“Кот Казанский” – тарихи риваятьләр герое. Казанда аның хөрмәтенә һәйкәл куелган, һәм ул туристларны җәлеп итү урыны булып тора. “Казанский сувенир” әлеге товар билгесен файдаланучы эшмәкәрләрне берничә тапкыр судка биргән инде. Компания Казан мәчесе белән сувенирлар җитештерүне рөхсәт итсә дә, аларны фәкать “Казанский сувенир” кибетләрендә генә сатарга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез