Казан – «Максат»лы һәм «Искәндәр»ле булды, Мөслимгә – «Тамчы», Нурлатка – «Тулпар», Буага «Импульс» бирелде

Бүген Татарстанда биш спорт корылмасын тантаналы төстә кулланышка тапшырдылар. Башкаланың Чуйков урамында төзелгән «Искәндәр» футбол-регби манежы ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия футбол союзы (РФС) президенты Александр Дюков катнашты.

– Татарстанда, балалар футбол уйнасын өчен, ябык футбол манежлары төзергә хыялыбыз бар иде. Кыска вакыт эчендә спорт корылмасын сафка бастырган төзүчеләргә рәхмәт. Матур итеп спорт белән шөгыльләнергә язсын, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия спорт министры Олег Матыцин федераль министрлык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Министрлык исеменнән без республикага, аның президенты Рөстәм Миңнехановка һәм татарстанлыларның бердәм командасына спортны үстерүгә игътибарлы булулары һәм югары казанышларга ирешү өчен уңайлы шартлар тудырганнары өчен рәхмәт җиткерәм. Иң мөһиме, минемчә – массакүләм һәм балалар спортын үстерү. Һәм бу манежның ачылышы да – шуның бер дәлиле. Заманча инфраструктура төземичә, спорт белән шөгыльләнүне тәэмин итү мөмкин түгел, – диде ул.

Спорт корылмалар “Демография” илкүләм проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проекты кысаларында төзелде. Министр искәрткәнчә, Россия Президенты 2030 елга илдә спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын 70 процентка җиткерү бурычын куйды. «Мондый комплексларны төзү бу бурычны үтәүдә мөһим бер өлеш булып тора. «Спорт – яшәү нормасы» дигән сүзләр безнең йөрәкләрдә дә, уебызда да булсын иде. Спорт һәм тормыш  ул – команда уены», – диде Олег Матицын.

РФС президенты Александр Дюков республикада тагын бер спорт корылмасының ачылышын мөһим вакыйга дип бәяләде.

– Бу объект ел буе футбол белән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә, шуның белән дә әһәмиятле ул. Бу футболчылар әзерләүнең мөһим факторы булып тора. Манеж төзү – бу эшкә республиканың системалы якын килүне, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык кирәкле шартлар тудыруны тагын бер кат раслау. Татарстан – безнең илдә әйдәп баручы футбол төбәкләренең берсе. Моның өчен республика җитәкчелегенә, аерым алганда Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт, – диде ул.

Сүз уңаеннан, Хөкүмәт Йортында узган очрашуда ике килешү имзаланды. Берсе – Татарстан Республикасы белән РФ Спорт министрлыгы арасында физик тәрбия һәм спортны үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлек турында. Икенчесе – РФС, Россиянең Спорт министрлыгы, Татарстан Хөкүмәте һәм республиканың Футбол федерациясе арасында әлеге спорт төрен үстерү турында килешү. Шул рәвешле, 2024 елга Татарстан футбол белән шөгыльләнүчеләр санын 40 процентка арттырырга, ярышларны күбрәк оештырырга ниятлиләр. Моннан тыш, шартларны яхшыртырга һәм белгечләрне дә күбрәк әзерләргә җыеналар.

–  Безнең республиканың футболдагы потенциалы югары. «Рубин», «Нефтехимик», «КАМАЗ» һәм башка клублар көчле ярдәм алачак. Без һәрвакыт кышкы чорда уңышсызлыкка дучар була идек. Әмма бүген системалы эш алып бару бурычы куелды. Килешүне катгый рәвештә үтәрбез дип ышандырам. Республикада футбол үсешенә җитди ярдәм итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов ачылыш тантанасында.

«Рубин» футбол клубы баш тренеры Леонид Слуцкий республикада футбол белән шөгыльләнү өчен корылмалар артуына канәгать булуын белдерде.

– Ясалма кырлар, йөзү бассейннары күп, балалар күпләп шөгыльләнә. Татарстанның теләсә кайсы почмагында бала теләсә нинди спорт төре белән шөгыльләнә ала һәм аның күз алдында – иң яхшы мисаллар гына. Бу – илнең иң яхшы спорт төбәге, – диде ул.

«Искәндәр»дән тыш бу көнне башкаланың Танк урамындагы «Максат» футбол манежы, Буада – «Импульс» спорт комплексы, Нурлатта «Тулпар» бассейнлы спорт комплексы, Мөслимдә «Тамчы» йөзү бассейны ачылды.

Чулпан Гарифуллина

РФС башлыгы Александр Дюков 2023 елда Казанда узарга тиешле УЕФА Суперкубогы очрашуы турында да фикерен әйтте. “Әлеге матчның биредә буласына тамчы да шикләнмим”, – диде ул.

Чулпан Гарифуллина

Фото: tatarstan.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

спорт Рөстәм Миңнеханов Татарстан Олег Матыцин «Искәндәр» футбол-регби манежы Александр Дюков

Көн хәбәре