Бүген көндез Казанның Дежнев урамындагы 67 нче мәктәптә янгын чыккан.
“Татар-информ” Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, коткаручылар килгәнче, 98 бала һәм 15 хезмәткәр мөстәкыйль эвакуацияләнгән.
Янгын сүндерүчеләр Актлар залында 15 кв метрга таралган янгынны сүндергән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез