Казан мэрының киңәшчесе Наил Минвәлиев вазыйфасыннан китте

Казан мэрының киңәшчесе Наил Минвәлиев вазыйфасыннан китә. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының II сессиясе утырышында әйтте. Казан мэры әйтүенчә, аның китүенең сәбәбе гаилә хәлләре белән бәйле.

«Безнең белән командада 20 ел эшләгәннән соң, ул Мәскәүгә күченә. Балалары һәм оныклары чакыра», - дигән Метшин.

Илсур Метшин Минвәлиевка «Казан шәһәре файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» билгесен тапшырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре