Газетага язылу

Казан метросы икенче тармагының беренче өлеше яртылаш диярлек төзелгән

Казан метросы икенче тармагының беренче өлешен төзү эшләре экваторына якынлашып килә.

Казан метросы икенче тармагының беренче өлеше 46 процентка әзер. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы шул хакта хәбәр итте, дип яза “РБК-Татарстан”.

Метроның яңа тармагы беренче өлешенең озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итәчәк. Хәзерге вакытта дүрт станциядә: “ТАССРның 100 еллыгы” (Юлиус Фучик урамы), “Академическая” (Фучик һәм Завойский урамнары чаты), “Зилант” (Фучик һәм Ломжинская урамнары чаты), “Тулпар” (Җиңү проспекты һәм Сахаров урамнары чаты) эшләр алып барыла.
Яңа станцияләр арасында тоннельләр урнаштырылган. Казан метросының беренче һәм икенче линиясен тоташтыру урынында эшләр дәвам итә.  Тоташтыра торган тармак “Дубравная” станциясеннән “ТАССРның 100 еллыгы” станциясенә кадәр дәвам итәчәк.

Быел июль аенда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев объектның 2028 елда тулысынча ачылырга мөмкин булуын әйтте.
“Метроэлектротранс” генераль директоры Айдар Абделхәев исә быел август аенда, яңа тармакның беренче өлеше 2030 елда файдалануга тапшырылырга мөмкин, дип белдерде.  Аның әйтүенчә, барысы да акчага, казна мөмкинлекләренә бәйле.

Узган елның июлендә Татарстан Хөкүмәте чыгарган карар нигезендә, Казан метросы төзелешенә өч ел дәвамында – 2027 елга кадәрге чорда һәр ел саен 1әр миллиард сум бирелергә тиеш.
Бүгенгә Казан метросы 11 станциядән тора. Беренчесе – “Кремль” станциясеннән “Горки” станциясенә кадәрге өлеше, шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан, 2005 елда ачылган иде. 2018 елда исә “Дубравная” – метроның беренче өлешенең соңгы станциясе эшли башлады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре