Бу хәл бүген иртән Казанның “Җиңү проспекты” метро станциясендә булган. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, ир-ат юлга сикереп төшкән дә тирә-юньне камерага төшерә башлаган. Аны перронга сөйрәп чыгарганнар һәм алып киткәннәр.
Чыганаклар мәгълүматлары буенча, сәер ир хәзер – полиция бүлегендә. Башта юлга бер егетнең сикереп төшүе турында хәбәр ителгән. Әмма, 30 яшьлек ир-ат булып чыккан бу. Аның ни өчен шундый адымга баруы ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез