«Поездлар «Авиатөзелеш» станциясеннән «Горки» станциясенә кадәр һәм кире якка йөри. Станцияләрнең ачылуы турында өстәмә хәбәр ителәчәк», – диелә хәбәрдә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Казанда «Җиңү проспекты» метро станциясендә үлем очрагы булган. Анда ир-ат һәлак булган. Бу хәл турында «KazanFirst»ка үз чыганагы хәбәр иткән.
Ир-ат платформадан егылып, поезд астына эләккән. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Ир-атның яше 50-55 яшьләр тирәсендә булганлыгы билгеле. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез