Уңай фаразлардан чыгып бәяләгәндә, Казан метросының икенче тармагын 2028 елда ачачаклар. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтте.
“Бүгенге финанслау дәрәҗәсе, төзелеш эшләре барышы һәм уңай фаразлардан чыгып бәяләгәндә, Казан метросының икенче тармагы 2028 елда ачылачак”, – диде министр урынбасары.
Аның сүзләренә караганда, бүген төзелеш эшләре план нигезендә алып барыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәүөчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгәашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез