«Оргсинтез» хезмәткәрләре 2023 елның 1 гыйнварыннан СИБУРның бердәм социаль пакетына күчте. Нәтиҗәлә социаль түләүләргә юнәлдерелгән бюджет 26 процентка артты.
Шул ук вакытта кайбер башка күрсәткечләре дә үсте. 2023 елның башыннан 2025 елның октябренә кадәр предприятиедә айлык уртача хезмәт хакы (административ-идарә персоналын һәм проектларны исәпкә алмыйча) 38 процентка артып, 112 меңнән 155 мең сумга кадәр күтәрелде.
2023-2024 елларда хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре әгъзалары өчен ташламалар буенча түләүләр 21 процентка күбәеп, 89,3 миллион сумнан 108 миллион сумга җитте. Агымдагы елның 10 аенда бу 89 миллион сумнан артып китте.
Моннан тыш 2023-2024 еллар аралыгында ирекле медицина иминиятләштерүе (ДМС) буенча түләүләр 7 процентка үсеп, 168 миллион сумнан 179,8 миллион сумга кадәр күтәрелде. Быел 10 айда аның күләме 173 миллион сум тәшкил итте.
Казан «Оргсинтез» узган ел азагында Россия “«Нефтегазстройпрофсоюз оешмасының «2024 елда Нефть-газ комплексында иң яхшы күмәк килешү» конкурсында җиңде. Документны бәяләгәндә, предприятиенең хезмәт коллективы алдындагы социаль гарантияләре, хезмәткәрләр өчен ташламалар һәм компенсацияләрнең күп булуы исәпкә алынган.
Күмәк килешү 2025 елның 31 декабрендә гамәлдән чыга. Хезмәткәрләр предприятие белән 2026-2028 елларга яңа килешүгә кул куйды инде. Ул социаль гарантияләрне саклап кына калмыйча, аларны киңәйтәчәк тә әле.
Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков имзаланган документны, предприятиенең тотрыклы, тыныч һәм гадел киләчәге турындагы килешү, дип атады. Казан «Оргсинтез» турында сүз чыкса, шуны белеп торабыз — барысы да сыйфатлы, әйбәт итеп һәм кешеләргә хөрмәт белән эшләнәчәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Казан «Оргсинтез» – үз казанында гына кайнамый, бәлки район, шәһәр һәм ил белән элемтәдә торып эшли торган предприятие. Сезнең ярдәм белән сәнәгать кенә түгел, кешеләрнең кәефе дә үсә, ә бу кыйммәт тора. Сезгә имин эш һәм якты киләчәк телим!».
Казан “Оргсинтез” генераль директоры Айрат Сафин предприятие коллективы алдында чыгыш ясаганда, 2024 елның декабрендә Россия “Нефтегазстройпрофсоюз” оешмасының нефть-газ комплексында иң яхшы күмәк килешү конкурсында җиңүен искәртте. «Без болай да – иң яхшысы, әмма моның белән генә дә тукталып калмадык”, - дип ассызыклады ул.
Мәсәлән, яңа килешүдә аналарга ярдәм итү өчен ике яңа түләү каралган: йөклелек һәм бала табу буенча ял рәсмиләштергәндә бер тапкыр бирелә торган 30 мең сум күләмендә түләү һәм Белем көненә күпбалалы гаиләләргә 18 яшькә кадәрге һәр бала өчен 30 мең сум күләмендә еллык түләү.
Документның яңа редакциясендә барлык социаль түләүләр 50 процентка индексацияләнгән. 2026 елның 1 гыйнварыннан бу ташламалар буенча түләүләр 30 мең сум (әлегә – 20 мең сум) тәшкил итәчәк. Бу – якын туганың вафат булу очрагында, үз туеңа бәйле рәвештә бер тапкыр түләү, балаларның ата-аналарына түләүләр, хезмәткәрләргә премияләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез