Социаль челтәрләрдә һәм пабликларда Казанның Вознесение торак массивы янында төшерелгән видео таралды. Кадрларда берничә яшүсмернең юл уртасында зур петардалар кабызуы күренә. Алар көчле шартлау белән эшли.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә KazanFirst басмасына хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре социаль челтәрләрне һәм мессенджерларны мониторинглаганда Совет районындагы торак массивларның берсендә билгесез яшьләрнең шау-шу чыгарып, петардалар шартлатуы төшерелгән видеоны ачыклаган.
«Әлеге факт буенча Казан шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең «Азино-2» полиция бүлегендә тикшерү үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк. Вакыйганың шартлары һәм анда катнашучылар ачыклана», — дип белдергәннәр ведомствода.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез