“Казан Су” торак комплексында автомобильне яндырганнар (ВИДЕО)

Җиңел машина тулысынча янып беткән.

Казанның “Казан Су” торак комплексында “Chevrolet” җиңел машинасына ут төртүче видеокүзәтү камерасына эләккән.
Телеграм-каналларда урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, толстовка капюшонын кигән бер ир-ат машина янына килеп, 5 литрлы шешәне ача да андагы сыекчаны машинага сибә. Моннан тыш ул берничә тапкыр машина тәрәзәсен ватмакчы була. Әмма вата алмый. Берникадәр вакыт иномарка янында басып торганнан соң машинага ут каба.
“Chevrolet” узган җомга – 15 декабрьдә Комсомол урамындагы 2нче йортның ишегалдында янган. Шулай ук янәшәдәге ике машинага уттан зыян килгән.

UAcoyia4pCdyfI6QSTBV

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре