"Казан тигрлары" дзюдо командасы әтиләр көне уңаеннан масштаблы тренировкага җыйды

Бүген Казанның “Батыр” спорт комплексында гаҗәеп матур чара узды. Руслан Камил улы Шиһабетдинов җитәкләгән “Казан тигрлары” дзюдо командасы әтиләр көне уңаеннан “Гаилә белән дзюдога” дип исемләгән масштаблы тренировкага җыйды. Ике сәгать эчендә 250ләп әти-әни балалары белән бергә спорт белән шөгыльләнде, кызыклы эстафетада көч сынашты.

Россия дзюдо федерациясенең “Чемпионнар гаиләсе” проекты кысаларында, “Казан тигрлары” комнадасы үзендә шөгыльләнүче балаларның гаиләләре белән бик еш уздыра. Сүз уңаеннан, ил башлыгы В.В.Путин башлангычы белән булдырылган әлеге проект буенча Татарстан лидер. Моны бүген Татарстанның Дздода федерациясе вице-президенты Раил Шамил улы Муратшин ассызыклады. “Дзода әтиләр бәйрәме Татарстан буенча рекорд куйды бүген – бу кадәр гаилә бергә җыелып спорт белән шөгыльләнгәне юк иде әле!”, - диде ул.

Спорт мәктәбе җитәкчесе Руслан Камил улының һәр проекты уңышлы килеп чыга. Балаларны физик яктан гына түгел, төрлечә үстерү яклы ул. Спорт буенча ярышлар белән бергә, иҗади конкурслар да, табигатькә походлар да оештыра. Иң мөһиме – һәрбер чарада бала янәшәсендә әти-әнисе булырга тиеш! Һәрвакыт бердәмлеккә, гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә өнди команданың баш тренеры.

Кадрия Хәммәдиева

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре